Мин ышанам синең сөюеңә

Категория: көе сүзләре

Күрәсеңме, көлеп, җир яшәрә,
Гөлләр үсә, гөлләр көләләр.
Гөлләр дә бит язын кешеләрнең
Күңелләрен яңлый беләләр.

Көлүләрең миңа кояш кебек,
Бәхетлемен синең караштан,
Мин ышанам синең сөюеңә,
Юлларымда шуңа адашмам.

Сизәсеңме искән җилләрдең дә,
Чәчләреңнән сыйпап үткәнен.
Җилләр дә бит белә гашыйкларның
Бер-бересен өзелеп көткәнен.

Көлүләрең миңа кояш кебек,
Бәхетлемен синең караштан,
Мин ышанам синең сөюеңә,
Юлларымда шуңа адашмам.

Белсеңме, сине сагынганда,
Йолдызларга карап җан атам.
Йолдызлар да белә минең хәлне:
Мин яратам сине, яратам.

Көлүләрең миңа кояш кебек,
Бәхетлемен синең караштан,
Мин ышанам синең сөюеңә,
Юлларымда шуңа адашмам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »