Үпкәләсә, үпкәләсен

Һәр кис һайын урам буйлап
Гармунда уйнап үтәм.
Һәр кис һайын бер матурҙың
Йоҡоһон урлап китәм.

Әйдә тәрәзә аша гына
Моңаеп калсын әле.
Бәйрәм ашы — кара кашы
Утларда янсын әле.

Күрсәткән юк батырлык та,
Кылганым юк мутлык та.
Мыек белән мактанмыйбыз,
Хикмәт түгел мыекта.

Әйдә карап калсын әле
Үзәктәре өзелеп.
Сер бирмәдем, сер бирмәмен
Үзе сер бирмәс элек.

Кирәк икән, кылды ярам
Кырыкка түгел, туксанга.
Әйтегез шундай егетне,
Нинди кыз суҡмас санга.

Әйдә тәрәзә аша гына
Моңаеп калсын әле.
Бәйрәм ашы — кара кашы
Утларда янсын әле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »