Сез кайдан, дип сорасагыз,
Безнең авыл — Миңеште.
Иллә-мәгәр Миңештегә
Дөнья бигерәк килеште.
Безнең авылда игеннәр
Комбайыннарны күмә:
Яше, карты намус белән
Хезмәт иткәнгә күрә.
Егетләрнең етездәре
Безнең авылда гына.
Кызларның иң уңганнары
Алар янында гына.
Бездә туып үскәннәрнең
Киң була күңелләре.
Матур да, уңган да була
Миңеште киленнәре.
Безнең авылның суларын
Эчмәс җирдән эчәрсең.
Безнең авылның кызларын
Сөймәс җирдән сөярсең.
Безнең авыл кайгы белми,
Кайгы төшсә, баш ими,
Үзе ямьле, ашы тәмле,
Килсәң , китәсең килми.
Мактана, дип уйламагыз,
Җырлар җырлаганда да.
Мактанмыйбыз, мактанырга
Урыны булганда да.
/ Һәр куплетның ике юлы ике тапҡыр кабатлап җырлана /