Мин озатам сине …Үзем инде
Көтәм синең кайтыр көннәрне.
Мин озатам…Синең белән бергә
Озатам мин көзге җилләрне.
Җил туздыра агач яфракларын
Җир сап-сары, һава сап-сары.
Мин озатам көзне … Үзем инде
Көтәм яфрак ярыр чакларны.
Олпатлана төштем кебек инде,
Сабырсызлык хәзер ят кебек
Ә күңелем һаман тезгеннәрен
Чәйнәп өзеп чапкан ат кебек.
/1971/
Бу җыр Зәки Мәхмүтов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 03/02/2026 - 21:34
«
»