Фонтан янында

Категория: көе сүзләре

Фонтаннан су ала иде
Матурлардан матуры.
Машина элек туктады килеп …
Шоферы да, шоферы!
Машина элек туктады килеп …
Шоферы да, шоферы!

Елт итеп килеп чыкты да,
Ялт итеп килеп басты.
Сылуым килче, бидрәңне бирче,
Әчерәемче “атны”.
Сылуым килче, бидрәңне бирче,
Әчерәемче “атны”.

Ул су алды, ул су салды,
“Зур рәхмәт, — диде кызга —
Суың бик тәмле, ай-һай, бик ямьле,
Сезнең өй турыгызда.
Суың бик тәмле, ай-һай, бик ямьле,
Сезнең өй турыгызда".

Фонтандан су ала иде
Матурлардан матуры.
Машина китте, йөрәккә чиртте,
Шоферы да, шоферы!
Машина китте, йөрәккә чиртте,
Шоферы да, шоферы!

Кыз алмый күзен алыстан
Егет шәп бара иде.
Тик кызның бидрәсе тулып,
Су ташып ага иде.
Тик кызның бидрәсе тулып,
Су ташып ага иде.

/ Алыс (диалект, башкортча) — ерак /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »