Килде язлар, килде сагыш —
Йөрәкне яндыручы.
Нигә генә син очрадың,
Күң(е)лемне өздерүче?
Сине генә күрәсем килә,
Сине генә күң(е)лем сөя,
Бергә булырга, — шул бит минем теләгем!
Сине генә күрәсем килә,
Сине генә күң(е)лем сөя,
Бергә булырга, — минем теләгем!
Минеме син уйлыйсың,
Очрашырга телисең,
Минеме яратасың, бәгырем?
Минеме син уйлыйсың,
Очрашырга телисең,
Минеме яратасың, бәгырем?
Еллар узар, айлар узар,
Сагыш моңы бит узмый!
Яна торган йөрәкләрне
Һаман сүндереп булмый.
Сине генә бик яратам,
Мин гел сине уйлап барам,
Аңла мине, ышан миңа, — син бәгырем!
Сине генә бик яратам,
Мин гел сине уйлап барам,
Аңла мине, ышан миңа, — син бәгырем!
Минеме син уйлыйсың,
Очрашырга телисең,
Минеме яратасың, бәгырем?
Минеме син уйлыйсың,
Очрашырга телисең,
Минеме яратасың, бәгырем?