Гашыйклыкны ярату дип
Ялгыша кайчак күңел.
Ашыкмагыз, ялгышмагыз,
Шәм уты учак түгел.
Гашыйклыктан чын сөюгә
Күчми хисләр һәрвакыт.
Шәм утында була алмый
Учактагы кайнарлык.
Җилләр сыный учак көчен,
Сынаулар — сөю хисен.
Шәмнәр сүнә, дөрли учак
Җилдә җыеп бар көчен.
Гашыйклыктан чын сөюгә
Күчми хисләр һәрвакыт.
Шәм утында була алмый
Учактагы кайнарлык.
Меңләгән шәм ялкынында
Юк бер учак җылысы.
Учак утын саклап яна
Күмеренең соңгысы…
Гашыйклыктан чын сөюгә
Күчми хисләр һәрвакыт.
Шәм утында була алмый
Учактагы кайнарлык.
Шәм утында була алмый
Учактагы кайнарлык…
Учактагы кайнарлык…
