Әй, юллар, юллар!
Бормалы юллар, кырларын ышанып кайтам.
Җырларым калган, моңнарым калган,
Хисләрем калган туган якта!
Уята мине иртәләре,
Былбыллар мине көтәләрдер, көтәләрдер!
Былбыллар мине көтәләрдер!
Әй, юллар, юллар!
Тузанлы юллар, урманнар ышанып китә.
Былбыллы тугай, нур баскан тургай
Җырлары белән мине көтә!
Уята мине иртәләре,
Былбыллар мине көтәләрдер, көтәләрдер!
Былбыллар мине көтәләрдер!
Әй, юллар, юллар,
Офыклы юллар! Алдагы юллар мине көтә.
Туган ягыма, туган авылыма,
Сөйгән ярыма мине илтә!
Уята мине иртәләре,
Былбыллар мине көтәләрдер, көтәләрдер!
Былбыллар мине көтәләрдер!
Былбыллар мине көтәләрдер!..
Әй, юллар, юллар…