Бу дөнья ямьсез дип зарланма,
Матурлык барыбер күберәк.
Болытлы көннәре булса да
Кояшлы көннәре күберәк.
Көннәрең булса да алама,
Бу дөнья ямьсез дип зарланма.
Бу хыял илендә адашып,
Югалып калым син, алдама.
Гөлләр һин бирешми язмышка,
Кайчакта төшсә дә кар-кырау.
Бу дөнья зур көрәш мәйданы,
Һәр көнне куя ул зур сынау.
Бу дөнья ямьсез дип зарланма,
Кояшлы көннәре күберәк.
Бу дөнья тик фани булса да,
Күрә бел, яхшылык күберәк.
Зарланма дөньядан, и кешем,
Матурлык барыбер күберәк.
Булса да дөньяда каралык,
Дөньяда бит аклык күберәк…
Варианты песни
Бу җыр Эльвира Розали репертуарында бар
Добавлено Герман в ВС, 08/02/2026 - 00:41
«
»