Бу дөнья ямьсез дип зарланма
Матурлык барыбер күберәк.
Болытлы көннәре булса да
Кояшлы көннәре күберәк.
Зарланма дөньядан, и кешем,
Матурлык барыбер күберәк.
Булса да дөньяда каралык,
Барыбер яхшылык күберәк…
Гөлләр һич бирешми язмышка,
Кайчакта төшсә дә кар кырау.
Бу тормыш зур көрәш мәйданы,
Кайчакта куй ул зур сынау.
Зарланма дөньядан, и кешем,
Матурлык барыбер күберәк.
Булса да дөньяда каралык,
Барыбер яхшылык күберәк…
Бу дөнья ямьсе дип зарланма,
Кояшлы көннәре күберәк.
Бу дөнья тик фәни булса да,
Күрә бел, яхшылык күбәрәк.
Зарланма дөньядан, и кешем,
Матурлык барыбер күберәк.
Булса да дөньяда каралык,
Барыбер яхшылык күберәк…