Өметләнмә кабат кавышуга,
Үткәннәрдә сине калдырдым.
«Сөям!» диеп язган хатларыңны
Берәм-берәм утта яндырдым.
Сине ташлап китәр идеммени
Билгесезлек көткән тарафка?
Сайлар идеммени ялгызлыкны,
Сабыр итәр җанда көч калса?
Сакламасаң әгәр мәхәббәтне,
Нәфрәткә бит бары бер адым.
Өр-яңадан ап-ак кәгазь алып
Язам синсез язмыш китабын.
Сине ташлап китәр идеммени
Билгесезлек көткән тарафка?
Сайлар идеммени ялгызлыкны,
Сабыр итәр җанда көч калса?
Ихластандыр, бәлки, ялваруың,
Тик ишетми инде йөрәгем.
Көтеп тибә таштай бәгыремне
Эретүен башка берәүнең.
Сине ташлап китәр идеммени
Билгесезлек көткән тарафка?
Сайлар идеммени ялгызлыкны,
Сабыр итәр җанда көч калса?
Сайлар идеммени ялгызлыкны,
Сабыр итәр җанда көч калса?..
Сабыр итәр җанда көч калса?..
