Күңелдә һаман да, күңелдә

Без инде аерылдык, аерылдык,
Без инде пар ярлар түгел лә.
Нигә соң шелтәле карашың,
Күңелдә һаман да, күңелдә?
Нигә соң шелтәле карашың,
Күңелдә һаман да, күңелдә?

Син инде еракта-еракта,
Дөнья бит ул чиксез Иделдәй.
Нигә соң «Хуш…» дигән сүзләрең
Күңелдә һаман да, күңелдә?
Нигә соң «Хуш…» дигән сүзләрең
Күңелдә һаман да, күңелдә?

Гомерләр үтә бит, үтә бит,
Яшьлекләр мәңгелек түгел лә.
Нигә соң аерылу ачысы
Күңелдә һаман да, күңелдә?
Нигә соң аерылу ачысы
Күңелдә һаман да, күңелдә?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »