Сандугачым, былбыл-гөлем,
Нигә моңлы синең телең?
Нигә болай сайрауларың
Үзәгемне өзә минем?
Нигә болай сайрауларың
Үзәгемне өзә минем?
Тавышыңда туган якның
Чишмәләре чыңлап китә,
Иң якын көй-моңнарыңның
Әһәңнәре чаглып үтә.
Иң якын көй-моңнарымның
Әһәңнәре чаглып үтә.
Моңнарыңның тәмен беләм,
Бигрәк инде якын күрәм.
Тугандаштыр синең телең
Минем туган телем белән.
Тугандаштыр синең телең
Минем туган телем белән.
Сандугачым, былбыл-гөлем,
Нигә моңлы синең телең?
Нигә болай сайрауларың
Үзәгемне өзә минем?
Нигә болай сайрауларың
Үзәгемне өзә минем?
Варианты песни
Бу җыр Эмиль Җәләлетдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 11/02/2026 - 17:04
«
»