Яшьлек вальсы (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кичке эңгер төште суларга,
Күләгәләр ятты юлларга.
Без киләбез, без киләбез,
Бергә, күгәрчендәй гөрләп,
Тын бакчага биеп-уйнарга.
Без киләбез, без киләбез
Бергә, күгәрчендәй гөрләп,
Тын бакчага биеп-уйнарга.

Юл буйлары гөлгә күмелгән,
Нур сибелә гүя күңелгә!
Тәүге татлы, тәүге татлы
Хисләр, онытылмас һич тә,
Ялкыннары калыр гомергә.
Тәүге татлы, тәүге татлы
Хисләр, онытылмас һич тә,
Ялкыннары калыр гомергә.

Тын бакчада тальян чыңнары,
Үзәкләргә үтә моңнары.
Ак күлмәкләр, ак күлмәкләр
Киеп, кызлар йөри биеп,
Аккошлардай горур сыннары.
Ак күлмәкләр, ак күлмәкләр
Киеп, кызлар йөри биеп,
Аккошлардай горур сыннары.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »