Ялгышмасак иде сөюдә

Янәшәңдә синең атлап киләм
Мин, бәхетле тоеп үземне.
Гомер юлын шулай үтсәк иде,
Тапландырмый саклап сөюне.

Бәхет өчен эзләп тапкан ярым
Булсаң иде гомер-гомергә.
Ышанычлы парым булсаң иде,
Ялгышмасак иде сөюдә.

Бер бирелгән шушы гомеремне
Багышларга әзер тик сиңа.
Минем өчен ничек кирәк булсаң,
Кирәк булсам иде мин сиңа.

Бәхет өчен эзләп тапкан ярым
Булсаң иде гомер-гомергә.
Ышанычлы парым булсаң иде,
Ялгышмасак иде сөюдә.

Синнән тора, бары миннән тора
Безнең мәхәббәтнең язмышы.
Тәүге мәхәббәтең булмасам да,
Була алсам иде соңгысы.

Бәхет өчен эзләп тапкан ярым
Булсаң иде гомер-гомергә.
Ышанычлы парым булсаң иде,
Ялгышмасак иде сөюдә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »