Дуслар китә, китә берәм-берәм,
Хәтирәләр генә калдырып.
Китә дуслар, салып сагышларга,
Ялгыз йөрәкләрне яндырып.
Безне ташлап шулай, кайтмаска дип,
Китмәгез сез, дуслар, китмәгез!
Болай да бу авыр дөньяларда
Гомерлеккә ялгыз итмәгез.
Яңа дуслар алар яңа инде,
Иске дуслар барыбер кадерле.
Иске дуслар, көн дә төшкә кереп,
Парә-парә телә бәгырьне.
Безне ташлап шулай, кайтмаска дип,
Китмәгез сез, дуслар, китмәгез!
Болай да бу авыр дөньяларда
Гомерлеккә ялгыз итмәгез.
Безгә, дуслар, гомер юлы буйлап
Тагын күпме калды барасы?
Төзәлерме икән йөрәкләрдә
Үкенү, югалту ярасы?
Безне ташлап шулай, кайтмаска дип,
Китмәгез сез, дуслар, китмәгез!
Болай да бу авыр дөньяларда
Гомерлеккә ялгыз итмәгез.
Соңлап аңлыйбыз шул чын дусларның
Кадерләрен исән чагында.
Дуслар иңе кирәк таянырга,
Кирәк әле безгә тагын да.
Безне ташлап шулай, кайтмаска дип,
Китмәгез сез, дуслар, китмәгез!
Болай да бу авыр дөньяларда
Гомерлеккә ялгыз итмәгез.
Болай да бу авыр дөньяларда
Гомерлеккә ялгыз итмәгез…
