Тәгәриләр алмалар

Хисләр ташып чыга җырлар булып,
Тыеп тотып булмый күңелдә.
Шул җырларым арасыннан берсен
Көйләп йөрим әле бүген дә.

Алмагачның төпләренә
Тәгәриләр алмалар.
Яшьли сөйгән ярларыбыз
Чит-ятларга калалар.

Үткәннәрдән килә бүгенгемә
Бүгенгедән йөгерә үткәнгә.
Тынгы бирми миңа шушы җырым
Тормыш йомгакларын сүткәндә.

Алмагачның төпләренә
Тәгәриләр алмалар.
Яшьли сөйгән ярларыбыз
Чит-ятларга калалар.

Алмагачның төпләренә һаман
Тәгәриләр тәмле алмалар.
Миңа насыйп булган бер алманы
Ботагыннан өзеп алганнар.

Алмагачның төпләренә
Тәгәриләр алмалар.
Яшьли сөйгән ярларыбыз
Чит-ятларга калалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »