Мишә буе бөдрә тал,
Талларында былбыл бар.
Былбыллардай сайрап торыр
Саба кызы — сылу яр.
Их, Саба кызлары,
Гүя таң йолдызлары.
Дөньяның бер уңганнары
Сабада гына бары.
Җаннарымның сөйгәне
Куш беләзек кигәне.
Йөзе якты, сүзе татлы —
Ярның менә дигәне.
Их, Саба кызлары,
Гүя таң йолдызлары.
Дөньяның бер уңганнары
Сабада гына бары.
Алсу гөлләр өзәрсең,
Алларына тезәрсең.
Кулларыннан гөлләр тама,
Сөйми ничек түзәрсең.
Их, Саба кызлары,
Гүя таң йолдызлары.
Дөньяның бер уңганнары
Сабада гына бары.
Мишә буе үзәнлек,
Күреп туймас гүзәллек.
Тын ярларда кызлар моңы —
Үзәкләрне өзәрлек.
Их, Саба кызлары,
Гүя таң йолдызлары.
Дөньяның бер уңганнары
Сабада гына бары.