Үрмәгөлләр бөредә,
Язлар ямьгә төренә.
Үрмәгөлдәй мәхәббәтең
Йөрәгемә үрелә.
Үрмәгөлдәй мәхәббәтең
Йөрәгемә үрелә.
Үрмәгөлләр үрләсен,
Җил сындыра күрмәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.
Үрелеп үскәнгә үрлә,
Үрмәгөл аума җиргә.
Үрмә гөлләрдәй үрелеп
Яшәрбез әле бергә.
Үрмә гөлләрдәй үрелеп
Яшәрбез әле бергә.
Варианты песни
Бу җыр Миңзәлә Түләбаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 11/02/2026 - 20:00
«
»