Аерылды юллар, әрни җаннар,
Карашларга сагыш сарылган.
Язмыш җиле микән сөю дигән,
Нечкә кылга саксыз кагылган.
Язмышыңда минем эзләр калды,
Синең эзләр минем язмышта.
Йөрәкләрдә бары әрнү калды,
Син дә башка хәзер, мин башка.
Уйлыйсыңдыр мине, йөрәгеңдә
Миңа үпкә хисе, әрнүдер.
Соңлап аңлау җаннар ераклыгын
Берәүгә дә җиңел түгелдер.
Язмышыңда минем эзләр калды,
Синең эзләр минем язмышта.
Йөрәкләрдә бары әрнү калды,
Син дә башка хәзер, мин башка.
Онытылыр димим бу җан ярам,
Онытылмас, бары сүрелер.
Кар астында ирексездән калган
Көзге яфрак кебек күшегер.
Язмышыңда минем эзләр калды,
Синең эзләр минем язмышта.
Йөрәкләрдә бары әрнү калды,
Син дә башка хәзер, мин башка.
