Менеп бастым Чагыл-тау башына,
Уч төбендә кебек авылым.
Ничә еллар узгач кайттым менә,
Бер күрергә сине зарыгып.
Чагыл-таудан кычкырдым:
«Саумы, Кама-Исмәгыйль!»
Тавышымны таратты
Тауларыңда искән җил.
Яланаяк басып чирәмнәргә,
Төштем салкын чишмәң буена.
Юк, бу яңгыр тамчылары түгел,
Күз яшеннән чишмә җыела.
Туган оядан очкан
Кошлар кебек китәбез.
Язмышларга буйсынып,
Читтә гомер итәбез.
Тирә-ягың синең тоташ таулар,
Арасында Чагыл зурысы.
Көт син мине, Кама-Исмәгыйлем,
Бу кайтуым булмас соңгысы.
Чагыл-таудан кычкырдым:
«Сау бул, Кама-Исмәгыйль!»
Тавышымны таратты
Тауларыңда искән җил.
Тавышымны таратты
Тауларыңда искән җил.
/ Кама-Исмәгыйль (рус. Кама-Исмагилово) — Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Авыл исеменең килеп чыгышы "кама" (рус. выдра) сүзе белән бәйле /
