Кайтчы, җырым (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ярсу йөрәк тулы сәламнәрем булып
Туган якка ага ак болыт.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-кырлар кичеп,
Кайтчы, җырым, хат булып.

Төрле уйлар уйлап моңланадыр әнкәм,
Җылыт күңелем, җырым, яз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.

Уйга калган ярның кайгыларын тарат,
Сагнулардан аны ал йолып.
Офыкларда янган
Алсу кояш сыман,
Кайтчы, җырым, таң булып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »