Кайтчы, җырым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ярсу йөрәк тулы сагынуларым булып
Туган якка ага ак болыт.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-таулар кичеп,
Кайтчы, җырым, хат булып.

Төрле уйлар уйлап моңланадыр әнкәм,
Җылыт күңелем, җырым, яз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.

Уйга калган ярның кайгыларын тарат,
Сагышлардан аны ал йолып.
Офыкларда янган
Алсу кояш сыман,
Кайтчы, җырым, таң булып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »