Кояшка үрелгән гөлләрдәй,
Күңелем бер сиңа тартыла.
Якынаям сиңа көннән-көн,
Әверелдең сулар һавама.
Учларыма салып йөрәгем,
«Риза» дигән сүзең көтәмен.
Күңелемдә күпме наз булса,
Барын сиңа бүләк итәрмен.
Кояштан булырмын җылырак,
Җилләрдән булырмын назлырак.
Юлларыңа гөлләр түшәрмен,
Иң бәхетле кеше итәрмен!
Учларыма салып йөрәгем,
«Риза» дигән сүзең көтәмен.
Күңелемдә күпме наз булса,
Барын сиңа бүләк итәрмен.
«Яратамын, өзелеп сөямен
Сине генә» диеп әйт әле.
Гомер буе син дип яшәрмен,
Иң бәхетле кеше ит әле.
Учларыма салып йөрәгем,
«Риза» дигән сүзең көтәмен.
Күңелемдә күпме наз булса,
Барын сиңа бүләк итәрмен.
Учларыма салып йөрәгем,
«Риза» дигән сүзем әйтәмен.
Күңелемдә күпме наз булса,
Барын сиңа бүләк итәрмен.
Күңелемдә күпме наз булса,
Барын сиңа бүләк итәрмен..
