Гел яхшыга өметлән син, күңел,
Кара көннәр ул мәңгелек түгел.
Талдым, диеп канатларың җыйма,
Хыялыма оч син һәрчак, күңел.
Хыял күге, хыял диңгезендә
Иксез-чиксез киң һәр кешегә.
Өметләнеп эзләп тапкан юллар
Илтә безне көткән бәхеткә.
Кара көннәр, кара төннәр аша
Оч син, күңел, хыялыма таба.
Өзмә, күңел, өзмә өмет җебен,
Хыялга бит өмет юллар сала.
Хыял күге, хыял диңгезендә
Иксез-чиксез киң һәр кешегә.
Өметләнеп эзләп тапкан юллар
Илтә безне көткән бәхеткә.
Гел яхшыга өметлән син, күңел,
Кара көннәр ул мәңгелек түгел.
Упкыннардан күтәрелер көч тап,
Иңләр өчен ак хыяллар күген!
Хыял күге, хыял диңгезендә
Иксез-чиксез киң һәр кешегә.
Өметләнеп эзләп тапкан юллар
Илтә безне көткән бәхеткә.
Хыял күге, хыял диңгезендә
Иксез-чиксез киң һәр кешегә.
Өметләнеп эзләп тапкан юллар
Илтә безне көткән бәхеткә…
Илтә безне көткән бәхеткә…
