Карлыган җыя идем лә,
Карлыган җыя идем.
Минем нәни йөрәгемә
Син генә сыя идең.
Бакчабызда сине күзләп
Арый иде күзләрем.
Карлыгандай күзләреңне
Белмим күпме күзләдем.
Чиләк төбенә сибелде
Кап-кара карлыганнар.
Сөюемне суыта алмас
Кыштагы кар-бураннар.
Бакчабызда сине күзләп
Арый иде күзләрем.
Карлыгандай күзләреңне
Белмим күпме күзләдем.
Җыя идем карлыган ла,
Җыя идем карлыган.
Карлыганлы җәйдә генә
Син дә, мин дә пар булган.
Бакчабызда сине күзләп
Арый иде күзләрем.
Карлыгандай күзләреңне
Белмим күпме күзләдем.
Бу җыр Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында бар
Добавлено Герман в СБ, 14/02/2026 - 14:42
«
»