Әле ярый син бар янда
Узарга тормыш юлын.
Иңнәремдә пар канатым,
Кулымда синең кулың.
Икебезгә тигән бәхет
Урламадык читләрдән,
Бер-беребезне сөяр өчен
Насыйп иткән күкләрдән!
Син диеп, тибә йөрәгем,
Сизмим вакыт агышын.
Минем өчен диеп туган
Син, кадерле табышым.
Икебезгә тигән бәхет
Урламадык читләрдән,
Бер-беребезне сөяр өчен
Насыйп иткән күкләрдән!
Ашыкмыйча яшик әле,
Һәр мизгелгә сөенеп,
Кадерен белеп пар бәхетнең,
Яратып һәм сөелеп.
Икебезгә тигән бәхет
Урламадык читләрдән,
Бер-беребезне сөяр өчен
Насыйп иткән күкләрдән!
Бу җыр Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в СБ, 14/02/2026 - 19:56
«
»
