Судан сусар тоталмадым
Сулары тар булса да, шул,
Сулары тар булса да.
Җаныкаем хат язып сал
Өч кенә юл булса да.
Җаныкаем хат язып сал
Өч кенә юл булса да.
Барма, җаныем, су читенә,
Су чәчерәр битеңә, шул,
Су чәчерәр битеңә.
Исемеңне чигеп бирче
Кулъяулыгың читенә.
Исемеңне язып бирче
Кулъяулыгың читенә.
Сулар буйлармын әле дә,
Уйлар уйлармын әле, шул,
Уйлар уйлармын әле.
Сулар буйлап, сезне уйлап,
Сагынып җырлармын әле.
Сулар буйлап, сезне уйлап,
Сагынып җырлармын әле.
Бу җыр Ришат Галиханов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 16/02/2026 - 01:02
«
»