Судан сусар тоталмадым
Сулары тар булса да, шул,
Сулары тар булса да.
Җаныкаем хат язып сал
Өч кенә юл булса да.
Җаныкаем хат язып сал
Өч кенә юл булса да.
Барма, җаныем, су читенә,
Су чәчерәр битеңә, шул,
Су чәчерәр битеңә.
Исемеңне чигеп куйдым
Кулъяулыгың читенә.
Исемеңне чигеп куйдым
Кулъяулыгың читенә.
Бармас идем су читенә
Су салкынын сизмәсәм, шул
Су салкынын сизмәсәм.
Өзелеп җыр җырламас идем,
Син җаныемны сөймәсәм.
Өзелеп җыр җырламас идем,
Син җаныемны сөймәсәм.
Тар сулар буйлармын әле
Уйлар уйлармын әле, шул,
Уйлар уйлармын әле.
Сулар буйлап, сине уйлап,
Сагынып җырлармын әле.
Сулар буйлап, сине уйлап,
Сагынып җырлармын әле.