Әткәй-әнкәй инде олылар,
Бер-бер артлы еллар агалар.
Күп калмады, дигән сүзләре
Үзәкләрне өзеп алалар.
Гармуныңда моңлы көйләр уйныйсың,
Ни турында, әткәем, син уйлыйсың?
Сагышлы җыр, әнкәй, нигә җырлыйсың,
Ни турында, әнкәем, син уйлыйсың?
Кабатланмас яшьлегегезне
Сагынасыз, әткәй-әнкәем.
Сезгә карап чынлап ышанам
Җанның һич картаймый икәнен.
Гармуныңда моңлы көйләр уйныйсың,
Ни турында, әткәем, син уйлыйсың?
Сагышлы җыр, әнкәй, нигә җырлыйсың,
Ни турында, әнкәем, син уйлыйсың?
Әткәй, син уйнаган көйләрне
Күңел тулмый тыңлап буламы?
Әнкәй тавышыннан моңлырак,
Якынырак Җирдә моң бармы?
Гармуныңда моңлы көйләр уйныйсың,
Ни турында, әткәем, син уйлыйсың?
Сагышлы җыр, әнкәй, нигә җырлыйсың,
Ни турында, әнкәем, син уйлыйсың?
Ни турында, әткәй-әнкәй, уйлыйсыз?..
