Утларга тиң сөю хисләреннән
Янып-көйми икән кем генә?
Чын ярату хисен кичерәдер
Тугры йөрәк бары бер генә.
Күң(е)лемдәге авыр болытларны
Синең кебек беркем таратмый.
Җаныннан да якынырак күреп,
Миндәй сине беркем яратмый.
Гашыйк җаным, сиңа тартылгандай,
Бүтән берәүгә дә тартылмый.
Ялгыз чакта сине юксынгандай,
Берәүне дә җаным юксынмый.
Күң(е)лемдәге авыр болытларны
Синең кебек беркем таратмый.
Җаныннан да якынырак күреп,
Миндәй сине беркем яратмый.
Сизә күңелем, сизә йөрәккәем,
Сүрелерлек сөю түгел бу.
Минем сөю сүнәр учакка да
Янар көчен бирер күмер ул!
Күң(е)лемдәге авыр болытларны
Синең кебек беркем таратмый.
Җаныннан да якынырак күреп,
Миндәй сине беркем яратмый.
Күң(е)лемдәге авыр болытларны
Синең кебек беркем таратмый.
Җаныннан да якынырак күреп,
Миндәй сине беркем яратмый.
Җаныннан да якынырак күреп,
Миндәй сине беркем яратмый…
Миндәй сине беркем яратмый…
