Каеннарның бөдрә ботаклары
Дулкын-дулкын килеп салынган.
Гүя алар бүген исән чыккан
Кичә актарылган давылдан.
Каеннар, каеннар, аһ, бөдрә каеннар,
Бүген исән чыккан давылдан.
Каеннарның хәтфә яфраклары
Кызлар алкасыдай түгәрәк.
Ияреп лә киткән булыр идем,
Ник килмәдең икән иртәрәк?
Каеннар, каеннар, аһ, бөдрә каеннар,
Бүген исән чыккан давылдан.
Юлдан озата барган бу каеннар
Зифа гына түгел, горурлар.
Безнең көтмәгәндә кавышуның
Саф билгесе булып торырлар.
Каеннар, каеннар, аһ, бөдрә каеннар,
Бүген исән чыккан давылдан.
Варианты песни
Бу җыр Илнар Шәрәфетдин репертуарында бар
Добавлено Sharafetdin в Втр, 17/02/2026 - 12:00
«
»