Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар,
Уздылар кычкырып, өзелеп.
Белдем тик өзелде җаннары,
Өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.
Мин дə шул торналар шикелле,
Юл тотсам җиде — ят җирлəргə.
Язмышка ялварам илереп, илереп,
Кайтар дип, кабаттан иллəргə.
Кайтар дип, калдырма җанымны,
Калдырма җанымны,
Җиде — ят янында тилмертеп.
Илемдə ризамын бəхетем, бəхетем,
Бəхетем булсада бер бөртек, бер бөртек.
Торналар шикелле китсəм дə,
Кайтармын җəяүлəп, йөгереп.
Җитəалсам иллəргə туфрагын, туфрагын,
Үбəрмен җиремə иелеп.
Варианты песни
Бу җыр Илфат Дәүләтшин репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 20/02/2026 - 14:54
«
»