Вәгъдәләрең калды йөрәктә

Гөрлəвеклəр акты урамнарда,
Язгы сулар күмде болынны.
Гөрлəвеклəр белəн бергə киттең,
Мəңге биклəп кайтыр юлыңны.
Шат җырларың калды күңелемдə,
Вəгъдəлəрең калды йөрəктə.
Мəңгелеккə киткəн юлың калды,
Исемең калды изге телəккə.

Кайтмассыңны юкса, белəм дə бит,
Йөрəккəем яна, нишлəтим?.
Синнəн башка дөнья — караңгы төн,
Синнəн башка бəгърем мин ятим.

Артларыңнан китеп барыр булам,
Барыр юлым əлегə биклəнгəн.
Ходай миңа озын гомер биргəн,
Синең гомер нигə чиклəнгəн?!
Ап — ак карлар ява урамнарда,
Бөтен дөнья оеп, тын калган.
Күңелдəге салкын бураннардан,
Керфек төплəремдə дым калган.

Кайтмассыңны юкса, белəм дə бит,
Йөрəккəем яна, нишлəтим?.
Синнəн башка дөнья — караңгы төн,
Синнəн башка бəгърем мин ятим.

Изге дога хəзер күңелемдə,
Изге дога яши йөрəктə.
Өзелергə торган соңгы яфрак,
Без утырткан моңсу тирəктə.

Кайтмассыңны юкса, белəм дə бит,
Йөрəккəем яна, нишлəтим?.
Синнəн башка дөнья — караңгы төн,
Синнəн башка бəгърем мин ятим.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Вәгъдәләрең калды йөрәктә»
Ноты для песни «Вәгъдәләрең калды йөрәктә»
Ноты для песни «Вәгъдәләрең калды йөрәктә»
Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »