Яшьлек учаклары

Категория: көе сүзләре

Китмәм кебек иде беркайчан да
Гөлчәчәкле гомер языннан
Акты сулар, үтте айлар, еллар
Аерылдым яшьлек назыннан,
Аерылдым яшьлек назыннан.

Искә төшә чишмә буйларында
Таң аттырган алсу шат чаклар
Болыннарда дөрләп-дөрләп янган,
Сөю тулы кайнар учаклар.

Эзләсәм дә яшьлек эзләремне,
Сагынсам да инде табалмам
Шул болынга чыгып ут тергезсәм,
Учак янар, үзем яналмам,
Учак янар, үзем яналмам.

Искә төшә чишмә буйларында
Таң аттырган алсу шат чаклар
Болыннарда дөрләп-дөрләп янган,
Сөю тулы кайнар учаклар.

Шул учаклар белән янган яшьлек,
Хисләр генә калган күңелдә
Хәтирәләр кайчак күзләремнән
Яшьләр булып ташып түгелә,
Яшьләр булып ташып түгелә.

Искә төшә чишмә буйларында
Таң аттырган алсу шат чаклар
Болыннарда дөрләп-дөрләп янган,
Сөю тулы кайнар учаклар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »