Туй балдагы

Яшь парлар балдак алыша,
Моң агыла тын гына.
Кыңгыраулар бәхет җырлый.
Атлар алга ыргыла.

Эх, шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү —
Ата-бабадан калган.

Юртаклар юлны яралар,
Дага эзе ак карда.
Күпме хис килен йөзендә,
Күпме сөю бу җанда.

Эх, шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү —
Ата-бабадан калган.

Мәңгелек ул дөрләп яна,
Гашыйклар чәчәк салды.
Сафлык анты-туй балдагы-
Кояшта якты янды.

Эх, шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы— вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.

Соклана кияү егете,
Кочаклап яшьлек дустын,
Тальян чыңы җырлап,елап
Озата авыл кызын.

Эх, шәм шикелле ун бармак,
Тиң бармакта пар балдак.
Туй балдагы-вәгъдә бирү-
Ата-бабадан калган.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »