Гармунчыбыз бигерәк ялкау, бигерәк ялкау,
Уйнаудан бик тиз туя.
Күпме генә ялынсак та, ялынсак та
Гармунын читкә куя.
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле! (Эх!)
Гармунчының хәлен аңлыйм, хәлен аңлыйм,
Чибәр кызлар каршында.
Торган чакта җырлап-биеп, җырлап-биеп,
Күңел ашкына шунда.
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле! (Эх!)
Җырыма син кушыл әйдә, кушыл әйдә,
Кызлардан күзен алда.
Бар чибәрләр онытылсын, онытылсын,
Мин барда синең янда.
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Гармунчы, гармунчы,
Җырламый синсез җырчы,
Сыздырып уйнап торчы!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле!
Әйдә, уйна әле,
Өздереп лә уйна әле,
Хисләремне тыйма әле! (Эх!)