Килерсеңме (икенче вариант)

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Күзләреңә генә карар идем.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмәсәң дә,
Аңлар идем сине, аңлар идем.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмәсәң дә,
Аңлар идем сине, аңлар идем.

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Ятларга һич күңел салмас идем.
Көлеп торган май кояшы кебек,
Үзеңнән мин бер дә калмас идем.
Көлеп торган май кояшы кебек,
Үзеңнән мин бер дә калмас идем.

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Һәрбер көнем синсез ятим үтә.
Кешегә бит тулы бәхет өчен
Тик бер сөю, тик бер сөю җитә.
Кешегә бит тулы бәхет өчен
Тик бер сөю, тик бер сөю җитә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »