Пар ат (икенче вариант)

/ Илфат Дәүләтшин эшкәртүендә /

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кала!
Йөргән җирләр, берни түгел
Туган үскән ил кала!

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Абау, уф, Алла,
Йөргән җирләрем кала!
Йөргән җирләр берни түгел,
Туган үскән ил кала!

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Абау, уф, Алла,
Йөргән җирләрем кала!
Йөргән җирләр берни түгел,
Туган үскән ил кала!

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кала!
Йөргән җирләр берни түгел,
Туган үскән ил кала!

Голосов пока нет
« »