Ул шундый, ул мондый, диләр,
Ник аны яратасың?
Ул бит сиңа тиң яр түгел,
Син, диләр, ялгышасың,
Син, диләр, ялгышасың.
Ә мин беркемне тыңламыйм,
Тыңлыйм йөрәк кушканны.
Минем өчен иң шәбе син,
Мин теләмим башканы!
Юк, теләмим башканы!
Аны түгел, әллә кемне
Син, диләр, каратырлык.
Табып бирәбез, диләр, яр
Бар кеше таң калырлык,
Бар кеше таң калырлык.
Ә мин беркемне тыңламыйм,
Тыңлыйм йөрәк кушканны.
Минем өчен иң шәбе син,
Мин теләмим башканы!
Юк, теләмим башканы!
Ярымны җуяр хәлем юк,
Карап кеше сүзенә.
Бәхетмени соң ул яшәү
Каршы килеп үзеңә?
Каршы килеп үзеңә?
Ә мин беркемне тыңламыйм,
Тыңлыйм йөрәк кушканны.
Минем өчен иң шәбе син,
Мин теләмим башканы!
Юк, теләмим башканы!
Ә мин беркемне тыңламыйм,
Тыңлыйм йөрәк кушканны.
Минем өчен иң шәбе син,
Мин теләмим башканы!
Юк, теләмим башканы!
Мин теләмим башканы!..
Юк, теләмим башканы!..
