Мин бәхетле син булганда

Олы юлга сине юлдаш итеп
Сайладым мин яшьлек язымда.
Мөмкин булса кабат сайлау әгәр,
Сине сайлар идем тагын да.

Мин бәхетле бары син булганда,
Мин бәхетле/кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем,
Син булмасаң сүнәр кебек бар(ы)сы да.

Алларыңа синең башым куеп,
Юанам мин авыр чагымда.
Бәхетемне Ходай күп күрмәсен,
Аермасын безне, шул гына.

Мин бәхетле бары син булганда,
Мин бәхетле/кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем,
Син булмасаң сүнәр кебек бар(ы)сы да.

Синең белән бергә эзләп таптым
Хыялымда йөрткән бәхетем.
Синең белән бергә кавыштырган
Язмышыма чиксез рәхмәтем.

Мин бәхетле бары син булганда,
Мин бәхетле/кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем,
Син булмасаң сүнәр кебек бар(ы)сы да.
Син кояшым, ай, йолдызым минем,
Син булмасаң сүнәр кебек бар(ы)сы да…
Мин кадерле бары синең яныңда…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »