Кызыл туй — яшьлекнең мәхәббәт таҗы ул,
Табышсын гашыйклар соңламый.
Үз ярын, үз парын ялгышмый тапканнар
Үкенми язмышка, уфтанмый.
Эх, кызыл туй көне, җилкендерми кемне?!
Гашыйклар булсыннар гел бергә.
Иң матур көн булып, бердәнбер туй булып
Калсын ул сакланып гомергә.
Ике тәндә типкән, җаннарны бер иткән
Ике йөрәк җыры бер булсын!
Бер-береңә булган саф хистән яралган
Мәхәббәт, өметләр аклансын!
Эх, кызыл туй көне, җилкендерми кемне?!
Гашыйклар булсыннар гел бергә.
Иң матур көн булып, бердәнбер туй булып
Калсын ул сакланып гомергә.
Кызыл туй яшьләргә бәхет алып килсен,
Ныклы нигез булсын гомергә.
Алтын туйларда да язсын булып бергә
Җырларга, биергә, көергә.
Эх, кызыл туй көне, җилкендерми кемне?!
Гашыйклар булсыннар гел бергә.
Иң матур көн булып, бердәнбер туй булып
Калсын ул сакланып гомергә.
Эх, кызыл туй көне, җилкендерми кемне?!
Гашыйклар булсыннар гел бергә.
Иң матур көн булып, бердәнбер туй булып
Калсын ул сакланып гомергә.
Иң матур көн булып, бердәнбер туй булып
Калсын ул сакланып гомергә…
Калсын ул сакланып гомергә…
