Алабугам — ак калам

Текә Чулман ярларыннан
Чакырып тора үзенә.
Ак мәчетем — ак мәчетем,
Җир йөзендә бер генә, бер генә, бер генә.

Изге җирем Болгар илем,
Алабугам — ак калам.
Чулманыңда, урманыңда
Яшьлек елларым узган.

Болгар даның чал тарихта,
Әй син яшьлек каласы.
Киләчәктә синең исемең
Гасырларга барасы, барасы, барасы.

Изге җирем Болгар илем,
Алабугам ак калам.
Синең язмыш — минем язмыш,
Мәңгегә синдә калам!
Синдә калам!..
Синдә калам!..

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Алабугам — ак калам»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »