Алабугам

Алабуга — ак кала, дип
Халкым юкка әйтмәгәндер.
Бай тарихың чал булганга,
Ак төсләргә тиңләгәндер.

Алабугам минем чал булса да,
Әле дә үсә, әле дә яшәрә.
Тату гаилә кебек насыйп булсын
Синең кочагыңда яшәргә!
Алабугам — язмышымны
Бәйлисе килгән калам!

Иле өчен синең кызың
Ирләр булып яуга кергән.
Бөек сәнгатъ җәүһәрләре
Синдә туып дөнья күргән.

Алабугам минем чал булса да,
Әл(е) дә үсә, әл(е) дә яшәрә.
Тату гаилә кебек насыйп булсын
Синең кочагыңда яшәргә!
Алабугам — язмышымны
Бәйлисе килгән калам!

Серен саклый гасырларның
«Шайтан тавы», урманнарың.
Чулман-елга тибрәндергән
Көймәләрен болгарларның.

Алабугам минем чал булса да,
Әл(е) дә үсә, әл(е) дә яшәрә.
Тату гаилә кебек насыйп булсын
Синең кочагыңда яшәргә!
Алабугам — язмышымны
Бәйлисе килгән калам!

Мең яшә син, Алабугам,
Борынгы да, серле дә син.
Җырга лаек, данга лаек,
Туган җирнең бизәге син!

Алабугам минем чал булса да,
Әл(е) дә үсә, әл(е) дә яшәрә.
Тату гаилә кебек насыйп булсын
Синең кочагыңда яшәргә!
Алабугам — язмышымны
Бәйлисе килгән калам!
Тату гаилә кебек насыйп булсын
Синең кочагыңда яшәргә!…
Синең кочагыңда яшәргә!…

/ Җыр 2007 елда билгеләп үтелгән Алабуга шәһәренең 1000 еллык юбилеена багышлап язылган /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »