Кыл өстендә

Кадерледән кайчан кадерсезгә
Әйләндем мин, ничек сизмәдем?
Җылы караш өмет иткән җанга
Тик салкынлык бөрки күзләргә/күзләрең.

Дөрләп янган сөю учагының
Сүнеп бара соңгы күмере.
Гомерлеккә дигән мәхәббәтнең
Кыл өстендә тора гомере.

Синме соң бу сөю вәгъдә иткән,
Ник үзгәрдең кинәт син шулай?
Син үзең дә, бәлки, аңлыйсыңдыр,
Яшәү мөмкин түгел ич болай.

Дөрләп янган сөю учагының
Сүнеп бара соңгы күмере.
Гомерлеккә дигән мәхәббәтнең
Кыл өстендә тора гомере.

Кирәгеннән артык сөйдем, ахры,
Бәлки, шуңа юктыр кадерем.
Яшисе дә безгә яшисе, эх,
Бер-беребезнең белеп кадерен.

Дөрләп янган сөю учагының
Сүнеп бара соңгы күмере.
Гомерлеккә дигән мәхәббәтнең
Кыл өстендә тора гомере.
Гомерлеккә дигән мәхәббәтнең
Кыл өстендә тора гомере…
Кыл өстендә тора гомере…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »