Яз кояшын, яз җылысын тоеп
Уяндылар кабат бөреләр.
Табигатьтә бар да кабатлана,
Кабатланмый бары гомерләр.
Моңа кадәр килгән язлар кебек,
Бу язлар да калыр үткәндә.
Бу күңелләр ник кузгала икән
Ак чәчәкле язлар килгәндә?
Кем гомерендә бу яз беренчедер,
Кем өчендер бу яз соңгыдыр.
Өметләрен өзми көткәннәрнең
Бәхет язы, бәлки, шушыдыр.
Моңа кадәр килгән язлар кебек,
Бу язлар да калыр үткәндә.
Бу күңелләр ник кузгала икән
Ак чәчәкле язлар килгәндә?
Урамнарда бүген яз һавасы,
Иркен итеп килә сулыйсы.
Гомер юлын шушы язлар белән
Өр-яңадан килә башлыйсы.
Моңа кадәр килгән язлар кебек,
Бу язлар да калыр үткәндә.
Бу күңелләр ник кузгала икән
Ак чәчәкле язлар килгәндә?
Бу күңелләр ник кузгала икән
Ак чәчәкле язлар килгәндә?..
Ак чәчәкле язлар килгәндә?..
