Яшермә син күзләреңне
Керфегең арасына,
Серле төннәр соклансыннар
Күзләрең карасына.
Серле төннәр соклансыннар
Күзләрең карасына.
Яшермә син күзләреңне,
Карама әле түбән.
Зәңгәр күкләр көнләшсеннәр
Синең саф күзләреңнән.
Зәңгәр күкләр көнләшсеннәр
Синең саф күзләреңнән.
Яшермә син күзләреңнән
Шатлыгын да, моңын да.
Йолдызлар коенсын әле
Күзләреңнең нурында.
Йолдызлар коенсын әле
Күзләреңнең нурында.
Яшермә син күзләреңне,
Яшермә, кыю кара.
Синең карашыңнан җанга
Җылылык тулып кала.
Синең карашыңнан җанга
Җылылык тулып кала.
Бу җыр Азат Хөсәенов, Асаф Вәлиев, Динә Латыйпова, Ләбибә Хуҗиәхмәтова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рафаэль Латыйпов, Чулпан Зиннәтуллина репертуарында бар
Добавлено Герман в ВС, 22/02/2026 - 17:58
«
»