Үзебез булып калыйк

Егет:
Юлымда очрарга
Тиешле язмы син?
Синнәнме башларга
Мәхәббәт язмышын?

Җантаһир булып
Килеп чыкмам
Барыр юлыңа.
Шулай ук син дә
Зөһрә түгел,
Үзең бул миңа.

Кыз:
Игездәй янәшә
Баруын барырбыз…
Чынлыкта җандашлар
Булырлык пармы без?

Җанзөһрә булып
Килеп чыкмам
Барыр юлыңа.
Шулай ук син дә
Таһир түгел,
Үзең бул миңа.

Бергә:
Йөрәкләр юлының
Газабын күп татыйк.
Сөюнең өр-яңа
Үрнәген күрсәтик!

Егет: Җантаһир булып,
Кыз: Җанзөһрә булып
Бергә:
Килеп чыкмам
Барыр юлыңа.
Шулай ук син дә

Егет: Зөһрә түгел,
Кыз: Таһир түгел,
Бергә:
Үзең бул миңа,
Үзең бүл миңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »