Кара икмәк

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,
Имезлеккә салып биргән дә
Үзе киткән урак урырга.
Елаганмын, ләкин чыдаганмын —
Икмәк белән була торорга.

Кара икмәк зур мәсьәлә булган:
Йөз грамлап аны бүлгәннәр,
Кош телендәй шул грамнар өчен
Сугышканнар, хәтта үлгәннәр …

Онытмаек, җәйге селләләрдә
Җиң сызганып кемнәр иккәнен,
Онытмаек, бәрәкәтле җирнең —
Кара җирнең кара икмәген!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »