Яннарымда син булганда
Бәхетле бар көнем дә.
Яз кояшы — күзләреңдә,
Ай нуры — күңелеңдә.
Мин генә бит, мин генә
Сине бәхетле итәм.
Озакка китмә син, иркәм,
Тизрәк кайтуың көтәм.
Китсәң әгәр еракларга
Ай нурларыннан эзлим.
Кадерлем дә, матурым да,
Иң якын кешем дә син.
Мин генә бит, мин генә
Сине бәхетле итәм.
Озакка китмә син, иркәм,
Тизрәк кайтуың көтәм.
Мин генә бит, мин генә
Сине бәхетле итәм.
Озакка китмә син, иркәм,
Тизрәк кайтуың көтәм.
Тизрәк кайтуың көтәм…
Бу җыр Гүзәлия Шәрәфетдинова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 24/02/2026 - 12:57
«
»
